Апастово-информ
Иконка канала Апастово-информ

Апастово-информ

7 подписчиков

4
просмотра
Апасны зур үзгәрешләр көтә😃👇 Апасны тагын да матурлау, яшелләндерү, яңарту, үзгәртү, заманчалаштыру максатыннан, районга Мәскәү каласыннан бизәүче-архитекторлар килде. Әлеге эш район башлыгы Айрат Җиһаншин тәкъдиме белән башкарыла. Үзгәреш көтәсе җирләрне карап чыгып, урында ук фикерләр белән уртаклаштылар. «Тәмле чәй” паркы дип аталачак. Чәй – милләттәшләрнең кунакчыллык билгесе. Чәй, чәй бакчасы, гореф-гадәтләр, милли йолалар, халкыбызның хезмәт сөючәнлеге чагылыш табачак. Үзәк ял паркын, район үзәк хастаханәсе, Апас мәктәбе, спорт биналары, мәчет тирә-юнен карап чыккач, җәмәгать тыңлаулары да узды. Райондашлар үзләренең фикерләрен җиткерде, тәкъдимнәрен кертте. Тәкъдимнәр, идеялар хуплау тапты. Федераль һәм республика программаларында катнашу турында сөйләшенде. #татмедиа
2
просмотра
#Татмедиа #АпастовоИнформ #Апастовскийрайон
5
просмотров
Апас районы мәдәният йортына 50 ел бергә гомер итүче үрнәк парлар җыелды. Алар өчен биредә “Без әле дә матур, тик кайгылар гына килмәсен” дип исемләнгән бик матур кичә узды. Әлеге чара Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан оештырылган иде. -Гаилә - ул һәммә кеше өчен дә иң кыйммәтле, иң изге төшенчәләрнең берсе. Сөенечләребезне дә, борчуларыбызны да без гаиләдә уртаклашабыз, якын кешеләребез янында күңелебезгә җылылык, тынычлык табабыз. Нинди генә кыенлыклар, сынаулар узсагыз да, сез гаиләгезне, бер-берегезгә булган җылы хисләрегезне саклап кала белгәнсез, балалар үстергәнсез, аларга белем һәм матур тәрбия биргәнсез. Яшьләр өчен дә сезнең тормышыгыз үрнәк булсын иде. Район башлыгы, район Советы һәм башкарма комитеты исеменнән сезнең һәммәгезне дә бәйрәм белән котлыйбыз. Пар канатларыгызны сындырмыйча, кулга-кул тотынышып, тигезлектә, саулыкта, озын-озак гомер яшәргә насыйп булсын иде, - диде район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлүсә Галләмова. #татмедиа #гаиләкөне #АпастовоИнформ #Апастовский район
7
просмотров
Кош теле — татар халкының бик тә яратып ашый торган милли ризыгы. Апаслылар Казан Сабан туен гөрләтте. 21 нче июнь көнне Казан шәһәренең Аккош күлендә әлеге милли бәйрәм үтте. Иртәдән тирә-якка милли рух бөркеп, гармун моңнары, җырлар тарала. Биредә татар авылы йорты янәшәсендә апаслылар урын алган. Кош теле — татар халкының бик тә яратып ашый торган милли ризыгы. Озынча камыр кисәкләрен майда кыздырып әзерләнә ул. Аны пешерү буенча Зур Күккүз авылы мәдәният йорты җитәкчесе Шаһидә Гыйззәтуллинага тиңнәр юк.
2
просмотра
Серебряные Волонтёры Апастовского муниципального района❤️
7
просмотров
«Онык-оныкчыкларым миңа "дәү әни" димиләр, "әннә" диләр» Коштавылында яшәүче Талия Әхмәтҗановага 90 яшь. Олуг юбилеен ул өй тутырып җыелган балалары, оныклары, оныкчыклары, якыннары янында каршы алды. Акъәби туган көне уңаеннан район башлыгының изге теләкләрен, бүләк һәм чәчәк бәйләме кабул итте. Талия Әхмәтҗанованың тормыш һәм хезмәт юлы җиңелләрдән булмый. Балачагы, үсмер, яшьлек еллары авырлыкта үтә. Ачлыгын да ялангачлыгын да, җитешсезлеген дә күп күрә. Гомер буе хезмәт итеп яши.Талия Әхмәтҗанова озак еллар фермада хезмәт итә. Гектар-гектар чөгендерен эшкәртә. Яшьли ялгызы калып 2 бала үстерә. Аларга төпле тәрбия бирә. Бүгенге көндә аның 5 оныгы, 12 оныкчыгы бар. Алар барысы да әби янына киләләр, кайтып йөриләр. Аны хасияттә яшәтәләр.
6
просмотров
#ЦепочкаДобрыхДел #ДобровРТ #ДвижиениеПервых #ДвижениеРТ #АпастовоВдвижении
7
просмотров
Болын- Балыкчы авылында Сабан туе узды🎉😍 #летовтатарстане
9
просмотров
Болын- Балыкчы авылында Сабан туе узды🎉😍