Shorts
- “Татарстан Республикасында 2026нчы елның 1нче апреленнән 1нче июненә кадәр Бөтендөнья хезмәтне саклау көненә багышланган икеайлык игълан ителде. Әлеге чорда оешмаларда хезмәтне саклау мәсьәләләренә кагылышлы төрле чаралар - түгәрәк өстәлләр, смотр-конкурслар, киңәшмәләр үткәрелә. Аларга эш бирүчеләр дә, хезмәткәрләр дә җәлеп ителә. Икеайлык кысаларында капиталь төзелеш һәм ремонт объектларына да аерым игътибар бирелә. Биредә куркынычсызлык техникасының үтәлеше тикшерелә: эш журналлары, инструктажлар журналлары карала, биеклектә эшләүче хезмәткәрләрнең эш шартлары бәяләнә. Шулай ук шәхси саклану чараларын куллану да контрольдә тотыла - төзелеш каскалары, махсус киемнәр кию мәҗбүри.
- Апаста Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган зур әдәби-музыкаль кичә узды Район мәдәният йортында узган кичә шигырь яратучы балаларны да өлкәннәрне дә бергә җыйды.
- Апаста яшәүче Илсөя Сибгатуллова биш елдан бирле тортлар, тартлар, чизкейклар, рулетлар пешереп, якыннарын да, дусларын да сөендерә. Сникерс, медовик, красный бархат, птичье молоко, молочная девочка кебек татлы тортлары - чын сәнгать әсәре. Аларның тәме дә, бизәлеше дә искиткеч. Ул һәрчак үсештә булырга тырыша: төрле укулар үтә, танылган кондитерларның эшләрен күзәтеп бара, рецептларын өйрәнә, шөгыленең яңа ысулларын эзли.
- Дәүләки авылы мәктәбенең азык-төлек блогын төзекләндерү эшләре бара
- Бәйгедә мәктәпләрдән 18 команда катнаша. Яшь юл сакчылары 6 этап буенча сынала. “Бәйге юлда йөрү, иминлек кагыйдәләренә өйрәтә. Булачак юл сакчылары сынауларда югалып калмый”, - ди оештыручылар.
- Изге дога - җанга дәва. Түбән Балтай авылында яшәүче 90 яшьлек Разыя Нурмөхәммәтованың сулышыннан шифа бөркелә. Ул һәркөнен догадан башлый.
- Aпас мәктәбе укучысы Зилә Садыйкова районкүләм шигырь бәйгесенә әзерләнә
- Районның Үзәк ял паркында зур өмә оештырылды. Әлеге эшкә “Апастово-информ” коллективы да өлеш кертте. “Өмәгә оешмалар чыкты. Алар Яр буена, Апас урамнарына бүленгән. Барлык оешма да катнаша. 27 оешма өлеш кертә”, - диде Апас шәһәр тибындагы башкарма комитеты җитәкчесе Луиза Сафина. Ул шулай ук оешмалар, хуҗалыклар арасында иң активларны, чисталык-пөхтәлек, матурлык тудыруда үрнәк булучыларны көзгә билгеләп үтәчәкне дә белдерде.
- Сатмыш җирлеге хезмәткәрләре Җидекизләү авылы чишмәсенең тирә-юнен чистартканнар. Изге эшкә һәркем теләп кушылган.
- Түбән Биябашы авылында яшәүче Язгөлем апа Мифтахова 80 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтте. Аны район башлыгы исеменнән район Советы Аппараты җитәкчесе Булат Гатиятуллин һәм авыл җирлеге башлыгы Физзәт Миңнуллин тәбрикләде. Язгөлем апа үткән-кичкәннәрен сөйләде, балачагын, яшьлек елларын искә алды. Язгөлем апа тормыш иптәше белән биш бала тәрбияләп үстергән. Улы Васил - хәрби һөнәрен сайлаган. Берничә мәртәбә махсус хәрби операциядә дә катнашкан, майор дәрәҗәсендә подполковник вазифасын башкара. Бүгенге көндә Росгвардиядә хезмәт итә. “Балаларым барысы да тәртипле булдылар. Васил улым - зур горурлыгым. Эше авыр булса да, җаваплы”, - ди Язгөлем апа.
- Коштавылы мәдәният йортында капиталь төзекләндерү эшләре башланып киткән. Эшләр апрель аенда башланган, августта төгәлләү нияте белән эшлиләр.
- На льду Апастовского района прошел межрайонный хоккейный турнир памяти Арамиса Зайниева. Турнир был организован друзьями Арамиса, одноклассниками, руководителями. На хоккейный турнир, который прошел как памятное мероприятие, теплая встреча, пришли мама Арамиса Рафида апа, брат Рустам Зайниевы, родные, друзья. Все вспоминали Арамиса как честного, трудолюбивого, спортивного парня.
- Апаска эш сәфәре белән Россия Герое, Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Рәсим Баксиков килде. Иң элек Рәсим Баксиков районның социаль өлкә вәкилләре белән очрашып, халыкны эш белән тәэмин итү, социаль яклау һәм дәүләт программаларын гамәлгә ашыру хакында сөйләшеп, фикер алышты. Рәсим Баксиковка район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров олы хөрмәт белдерде һәм Апас районы халкының чиксез горурлануын әйтте.
- “АгроАктив” хуҗалыгында да язгы кыр, азык әзерләү һәм урып-җыю эшләрендә катнашачак барлык төр техникалар тәҗрибәле хезмәткәрләрнең уңган куллары аша үтеп, бер-бер артлы әзерлек сызыгына баскан.
- Район мәдәният йорты сәхнәсендә мәктәп укучылары, иҗатка, сәнгатькә гашыйк гаиләләр катнаша. Фойеда күргәзмәләр урын алган. Сәхнәдә җырга-моңга, иҗатка гашыйк балалар төрле номинацияләрдә чыгыш ясыйлар. Бәйгедә катнашучылар төрле милләт халкы җырларын, биюләрен башкаралар, әкиятләрен сөйлиләр. Чыгышларны бәяләүче жюри белдерүенчә, фестивальнең район турында җиңү яулаган балалар республикада чыгыш ясаячаклар. Муниципаль турның нәтиҗәләре соңрак билгеле булачак.
- Апас районында “Созвездие - Йолдызлык-2026” эстрада сәнгате ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең зона этабы узды. Ике көн дәвам иткән сайлап алу турларында сәләтле балалар һәм яшьләр сәхнә тотып, үзләренең иҗади мөмкинлекләрен күрсәтте. Барлыгы 237 иҗади чыгыш тәкъдим ителде.Фестиваль Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның шәхси патронажы астында, ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясе эгидасында һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәмендә уза.
- Түбән Балтай авылында гомер итүче Разыя әби Нурмөхәммәтова 90 яшьлек олуг юбилеен каршылады. Аны район башкарма комитетының эшләр буенча идарәчесе Ринат Гыйльфанов тәбрикләп, район башлыгының Котлау хатын, чәчәк бәйләмен тапшырды. Авыл җирлеге башлыгы Илфир Гәрәев та истәлекле бүләге белән сөендерде. Разыя әби туган көнендә үткән-кичергәннәрен искә алды.
- Хезмәттәшләре янәшәсендә сызланулары да, үткәннәре дә, вакытлыча булса да, онытылып тора. Раил энергетика көллиятен тәмамлагач, берничә ел Казанда хезмәт итә. Аннан районның элект челтәрләренә эшкә кайта. Яшь белгечне коллективта бик тиз үз итәләр. Егет 3 ел эшләгәннән соң, контракт төзеп, 2024 елның июль аенда үз теләге белән махсус хәрби операциягә китә. Алгы сызыкта булырга да, дусларын югалту ачысын татырга да туры килгән аңа. Үзе дә авыр тән җәрәхәтләре алган, катлаулы операцияләр кичергән. Раил Сафин бүген дә дәвалануларын дәвам итә. Шул ук вакытта хезмәтенә дә кире кайткан. -Контракт төзегәнче электромонтер булып эшләдем. Хәзер сәламәтлегем белән бәйле рәвештә трассадагы электр челтәрләре буенча күзәтүче мин. Уңайлы гына бүлмәм, эш өстәлем, компьютерым бар. Хәлемә кергән, яңа хезмәт вазифасы биргән җитәкчеләргә рәхмәт, - ди үзе.
